10 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның узган елның февралендә гамәлгә кергән "Бәләкәч" программасын тормышка ашыруга керткән өлеше шулай югары бәяләнде. Программа нәтиҗәсендә республикада 158 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 12 меңгә якын яңа урын барлыкка килде. Алар арасында...
-
Кыш бабай призына
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 2000 елда һәм соңрак туган укучылар арасында дзюдо буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге үткәрелде. Үз авырлык үлчәүләрендә Максим Самаркин, (1нче мәктәп), Эмиль Латыйпов, Родион Виноградов, Никита Никифоров, Кирилл Борюшкин (2нче мәктәп) җиңеп чыктылар. Тәҗрибәле көрәшчеләр Данила Вихлянский, Дмитрий Борюшкин, Нусрат Меликов судья ролен башкардылар. Барлык җиңүчеләргә...
-
Яңа даруханә ачылды
Яңа ел бәйрәме алдыннан шәһәрдә "Казанские аптеки" челтәренең дарулар супермаркеты ачылды. Ул элеккеге "Детский мир" бинасында урнашкан. Якты иркен зал, киң стеллажлар, заманча җиһазлар - барысы да сатып алучыларга уңайлы булсын өчен эшләнгән. Кирәге чыкса, тәҗрибәле белгечләр кирәкле даруларны сайлап алырга ярдәм итәләр. "Без даруларның бәясе кесәгә сукмасын һәм кешеләр...
-
Бәйрәм тыныч үтте
Оператив хезмәттән алынган мәгълүматларга караганда, быел Яңа ел бәйрәме тыныч кына үткән. Район эчке эшләр бүлегендә 1 гыйнвар төнендә һәм аннан соңгы бәйрәм вакытларында юлларда иминлек сакланган, исереп сугышучылар, милиция чакыртучылар күзәтелмәгән. Ләкин Мартышачи авылында бәйрәмнән соң берәүнең абзарыннан сарык урлаганнар. Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре өчен дә Яңа ел тыныч...
-
Сыйфатлы да, тәмле дә
Күптән түгел "Спас икмәк комбинаты" җәмгыяте 1 миллион 400 мең сумлык грантка ия булды. Ул конкурс нәтиҗәләре буенча бирелде һәм алар аны бизнес-план төзеп, якладылар.
-
Район башлыгы котлавы
Якынлашып килүче Раштуа уңаеннан, район башлыгы Камил Нугаев православие динен тотучыларны бәйрәм белән котлады.